“Китап белән табигатькә”
Җәйге каникуллар — иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү — тагы да кызыклырак. 13 август көнне саф һавада башлангыч сыйныф укучылары өчен “Китап белән табигатькә” дип исемләнгән экологик пикник оештырылды. Укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырылды, табигать, үсемлекләр турында викторина сорауларына җаваплар бирелде, җәй турында шигырьләр укылды.