Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Бер картлыкта, бер яшьлектә”

14 май көнне “Факел” яшүсмерләр клубы белән берлектә “Ак калфак” клубына йөрүчеләр өчен “Бер картлыкта, бер яшьлектә” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Чарада катнашучылар СССР заманындагы истәлекләрне яңарттылар, яшьлек җырларын искә төшерделәр, районыбыз тарихы буенча сорауларга җаваплар бирделәр.