Угадай профессию
13 май көнне китапханәдә яшүсмерләр өчен “Угадай профессию” дип исемләнгән уен оештырылды. Яшьләр ике командага бүленеп, «Загадки о профессиях», «Храбрый портняжка», «Профессия на букву», «Авиаконструкторы», «Медики» конкурсларында катнаштылар. Шулай ук чарага Казан дәүләт физик культура һәм туризм университеты студенты чакырылган иде. Ул яшүсмерләрне презентация ярдәмендә университет белән таныштырды.