Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Егетләр – авылыбыз горурлыгы”

29 апрель көнне китапханәдә 3 – 5 сыйныф укучылары өчен Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын батырларча һәм лаеклы үтәүче авылдашларыбызга багышлап  “Егетләр – авылыбыз горурлыгы” дип исемләнгән  патриотик сәгать уздырылды. Чара барышында укучылар Ватаныбызны яклауга батырларча баскан якташлары белән якыннанрак таныштылар, аларның сугышчан батырлыклары турында белделәр.