“Бөек Ватан сугышы чорында хайваннар”
25 март көнне балалар өчен “Бөек Ватан сугышы чорында хайваннар”дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар хайваннарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенең никадәр әһәмиятле һәм кыйммәтле булуын - дүрт аяклы һәм канатлы “сугышчылар”ның кешеләр белән беррәттән куркыныч хәрби операцияләрдә катнашулары, мөһим йөкләр ташулары, минер һәм разведчик, элемтәче һәм санитар булып эшләүләре турында белделәр.