“Татар мирасының энҗесе”
Күренекле татар галиме – этнографы , әдәбиятчы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга карата 4 сыйныф укучылары өчен “Татар мирасының энҗесе” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Укучылар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның фольклор, филология, педагогика, математика, матур әдәбият, тарих, астрономия, география һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруын белделәр, табышмакларга жавап таптылар.