“Интернет – дусмы, дошманмы?”
11 февраль – Халыкара куркынычсыз интернет көне. Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде, ләкин глобаль челтәрдәге куркынычсызлык балалардан алып олыларга кадәр барысына кагыла. 11 февраль көнне китапханәдә 3сыйныф укучылары өчен “Интернет – дусмы, дошманмы?” дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Балаларга интернет челтәренең уңай һәм тискәре яклары, файдасы һәм зыяны турында сөйләнде.