“Сугыш балалары”
3 февраль көнне 3 – 4 сыйныф укучылары белән берлектә Бөтенрәсәй “Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах” акциясенә кушылып “Сугыш балалары” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм партизан отрядларында фашистларга каршы көрәшкән яшь герой –пионерларның батырлыклары белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә алар белән “Дети – герои Великой Отечественной войны” китабыннан Марат Казей һәм Зина Портнова турында, И. Газиның “Малай белән эт” хикәясен укылды.