Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Татарстан яшьләренә - 105 яшь”

2025 елда беренче татар республика газетасы «Татарстан яшьләре»чыкканга 105 ел тула. Китапханәдә өлкәннәр өчен газетаның юбилеена багышлап мәгълүмат сәгате уздырылды. Китап укучыларга газетаның үткәне һәм бүгенгесе, тиражы, редакторлары турында сөйләнелде.. Газетаның беренче саннары гарәп телендә басылуын, бүгенге көндә сакланып калуы турында мәгълүмат алдылар. Чара вакытында алар үзләренең бу газетаны балачактан ничек укулары турында уртаклаштылар, газетага язылу аларның гаиләләрендә мөһим традиция булуын искә төшерделәр.