“Сталинградның сүнмәс уты”
2025 елның 2 февралендә Бөек Ватан сугышы барышында борылыш мизгеле булган һәм бөтен дөньяга совет гаскәрләренең какшамас рух көчен, батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәткән Сталинград сугышы тәмамлануга 82 ел тула. Шул уңайдан 31 январь көнне 6 сыйныф укучылары өчен “Сталинградның сүнмәс уты” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Укучыларга Сталинград сугышы, совет солдатларының батырлыгы, рядовой солдатларның, шәфкать туташларының һәм хәтта балаларның батырлыклары турында сөйләнелде. Шулай ук шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре-Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар, Сталинград сугышы турында видеоролик карадылар.