Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Холокост – халык фаҗигасе”

27 январь – холокост корбаннарын искә алу көнендә 8 сыйныф укучылары өчен “Холокост – халык фаҗигасе” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырылды. Укучылар сугыш зәхмәте тәмамлануын күрү бәхетенә ирешмәгән, куанычлы Җиңү көннәренә кадәр яши алмаган миллионлаган кешеләрнең куркыныч язмышы турында тыңладылар. Чара “Освенцим концлагерь. Ворота в ад» видеопрезентациясе белән үрелеп барды.