Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Батырлык һәм дан шәһәре”

Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 24 январь көнне китапханәдә 4 сыйныф укучылары өчен “Батырлык һәм дан шәһәре” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырылды. Балалар камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр узган авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, завод – фабрикаларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын – кызлар язмышы, блокадычыларның икмәк нормасы, икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы, совет солдатларының батырлыклары турында белделәр. Аларга “Тормыш юлы” турында видеоролик күрсәтелде. Әлеге юл буенча Ленинградтан балалар, картлар, авырулар – барлыгы ярты миллионнан артык халык коткарылган.