Иске Яңа ел безгә ашыга
14 январь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 3 - 4 сыйныф укучылары өчен "Иске Яңа ел безгә ашыга " дип исемләнгән уенлы программа оештырылды. Балалар чыршы янында ике командага бүленеп җитезлектә һәм тапкырлыкта көчләрен сынашып төрле уеннарда катнаштылар. Ахырдан уенда катнашкан һәр укучыга бүләкләр тапшырылды.