“Кышның тылсымлы дөньясы”
6 январь көнне китапханәдә балалар өчен “Кышның тылсымлы дөньясы” дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырылды. Балалар кыш темасына багышланган кроссвордлар, филвордлар чиштеләр, әкиятләр буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр, өзекләр буенча әкият геройларын танып белделәр.