Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Карлы патшалыкта

Кышкы каникул көннәрендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән саф һавада балалар өчен “Карлы патшалыкта” дип исемләнгән  уеннар оештырылды. Балалар командаларга бүленеп, спорт эстафеталарында, хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Спорт чарасы балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Анда катнашып, балалар үзләрен көч, җитезлектә сынадылар.