Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Ана күңеле – шәфкать диңгезе”

Россиянең ноябрь календаренда бик яхшы һәм һәркемгә аңлаешлы бәйрәм бар, ул иң якын һәм кадерле кеше – ӘНИгә багышланган. 22 ноябрь көнне китапханәдә уздырылган “Ана күңеле – шәфкать диңгезе” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичәдә әни – апаларыбыз үткәргән ярышларда үзләрен тапкыр, уңган, укымышлы,музыкаль, җитез, талантлы әниләр буларак таныттылар. Әниләргә мәдхия укыган җырлар, шигырьләр беркемне битараф калдырмады. Бәйрәм барышында чәй табыны артында ягымлы әниләр шигырьләр сөйләделәр, яраткан җырларын җырладылар, биеделәр, үз әниләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар.