Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Минем хокукларым"

Балаларның хокукый белемнәрен киңәйтү, бурычларны да, хокукларны да тормышта дөрес итеп кулланырга, бер-берсен хөрмәт итәргә, кеше хокукларын бозмаска өйрәтү максатыннан 6 сыйныф укучылары белән “Минем хокукларым” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Бала хокуклары турындагы Конвенция белән танышканнан соң, укучылар төрле биремнәр эшләделәр, сорауларга җавап эзләделәр. Бурыч, вазифа, хокук кебек  төшенчәләрнең нәрсә аңлатканы турында фикер алыштылар, тормышта очрый торган  авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын уйладылар.