“Халыклар дуслыгында – илнең бердәмлеге”
3 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшүсмерләр өчен “Халыклар дуслыгында – илнең бердәмлеге” дип исемләнгән викторина уздырылды. Чараның беренче өлешендә әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, тарихта эз калдырган бу көннәрдә төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре бер булып берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткәнлеге турында сөйләнде. Икенче өлешендә чарада катнашучылар республиканың тарихи урыннары, күренкле шәхесләре,әкият геройлары турындагы сорауларга җавап бирделәр.