Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Һәр мизгел матур үзенчә”

Көзге чор табигатьтә генә түгел, кеше тормышында да сизелә башлый. 1 октябрьдә илебездә Өлкәннәр декадасы старт алды. Шул уңайдан иң актив китап укучы өлкәннәребез белән авылыбызның сабантуй мәйданында   “Һәр мизгел матур үзенчә” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырылды. Кичә котлаулар, җыр – бию, кызыклы уен һәм конкурслар белән үрелеп барды.