“Яхшы сүз шәфкатьле гамәлгә тиң”
Балаларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәмгә килә белү, тормышта игелекле булырга омтылыш тәрбияләү максатыннан китапханәдә 2 сыйныф укучыллары белән “Яхшы сүз шәфкатьле гамәлгә тиң” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Укучыларга мисаллар китереп мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек үрнәкләре турында аңлатылды. Балалар үзләре дә ничек итеп өлкәннәргә булышулары, хайваннарны яратулары турында сөйләделәр.