Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Хәтерләргә уелган еллар”

18 апрель көнне китапханәдә “Хәтерләргә уелган еллар” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Кичәгә мәдәният өлкәсенә үзенең 34 елын багышлаган авылдашыбыз Габидуллина Әсмабикә һәм китапханәче булып эшләгән Габидуллина Илсөяр апалар чакырылды. Чара чәй табыны артында хәтирәләр белән уртаклашып, җыр, шигырь белән үрелеп барды.