“Мәрхәмәт елмаюдан башлана”
Мәрхәмәтлелек – зур дәрәҗәләргә ирештерә торган асыл сыйфат. Балаларда игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан 1 – 2 сыйныф укучылары белән “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дип исемләнгән әдәплелек сәгате уздырылды. Алар белән мәрхәмәтлелек нәрсә ул, нинди кешеләрне мәрхәмәтле кешеләр дип атыйбыз дигән сорауларга төрле мисаллар китереп җавап табылды. Балаларга кече яшьтән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү үз-үзеңне, башкаларны яратырга, хөрмәт итәргә, ярдәмчел булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга дип аңлатылды.