Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Яшьлегемдә янам хәзер дә”

Быел педагоглар һәм остазлар елы. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Яшьлегемдә янам хәзер дә” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Кичәгә  мәгариф өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәр дә чакырылды. Алар үзләре эшләгән вакытта булган хатирәләрен яңарттылар, киңәшләр бирделәр. Чара укучыларның җыр һәм биюләре белән үрелеп барды.