Всероссийская акция "Свеча памяти"
9 май – Җиңү көне уңаеннан Бөтенрәсәй “Свеча памяти” патриотик акциясенә яшүсмерләр белән безнең китапханә дә кушылды. Шәмнәр Ватан өчен сугышларда һәлак булганнар хөрмәтенә кабызыла. Кабызылган шәмнәр – фашизмны җиңгән халыкларның уртак кайгысы һәм кешелек хакына тарихи үткәнне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы.