“Иман нуры”
Китапханәдә өлкәннәр белән “Иман нуры” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Чарага Балтач үзәк мәчете мөгаллимәсе Зарипова Рәйсә Рамил кызы чакырылды. Ул үзенең чыгышында әхлак тәрбиясенең мөһимлеге, тирәнлеге, ислам кануннарының бүгенге көндә яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте турында сөйләде.