Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Экскурсия в музей

2023 ел – Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан 16 март көнне китапханәгә йөрүче өлкәннәребез белән Карадуган авылында урнашкан сәүдәгәр Мортаза Мулюков тарафыннан Себер трактында кунакханә буларак төзелгән ике катлы таш бинага урнашкан  “Герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы” музеена сәяхәт кылдык. Биредә шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында  тагын да күбрәк мәгълүмат тупладык, тарихи әйберләр, истәлекле язмалар аша туган төбәгебезнең, халкыбызның гореф – гадәтләре, матур традицияләре турында тыңладык.