“Җәлил рухы- мәңгелек”
Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулды.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен СССР Югары Советының 1956 ел, 2 февраль карары белән шагыйрьгә (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә бер елдан соң, 1957 елның 22 апрелендә, фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән һәм укучыларга «Моабит дәфтәрләре» исеме белән билгеле булган әсәрләре өчен ул Ленин премиясенә лаек була.“Җәлил рухы- мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Анда Муса Җәлилнең татар, рус телләрдәге әсәрләре, шулай ук шагыйрь язмышы, аның иҗаты турында материаллар тәкъдим ителде.
Үлем җәзасын көтеп язылган шигырьләре өмет, тормышка мәхәббәт һәм җиңүгә ышаныч белән тулы. Бу сәнгатьнең корал, ә сүзнең батырлык була алуының иң югары мисалы.