“Әфган җиле язмышларны телеп үтте” – авылдаш әфганчылар белән очрашу
15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. 2021 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга 32 ел булды. Шул уңайдан мәдәният йорты белән берлектә китапханәдә очрашу үткәрелде. Чарада 5-8 нче сыйныф укучылары, авылдашыбыз Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Нәҗипов Васил Хәйретдин улы катнашты. Ул хатирәләре белән уртаклашты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Һәм укучыларга егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үтте. “Әфган җире-сугыш иле” дигән китапханә тарафыннан эшләнгән альбомны, авылдаш әфганчыларга багышланган презентацияне карадылар. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды