Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Толерантлык-тынычлыкка юл”-толерантлык дәресе

16 ноябрь Халыкара толерантлык көне. Шул уңайдан китапханәдә “Толерантлык-тынычлыкка юл” дип исемләнгән толерантлык дәресе узды. Балаларга толерантлык көненең барлыкка килү тарихы һәм аның әһәмияте, үз-үзеңне әдәпле тоту, башка халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау турында сөйләнелде. Якыннарыңа һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт турында, проблемаларны тыныч юл белән хәл итәргә кирәклеге аңлатылды. Балаларга дуслык һәм үзара аңлашу турында китаплар тәкъдим ителде. Балалар символик толерантлык ромашкасына язылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлаттылар .Дуслык турында шигырьләр укыдылар.Үзләренең иң якын дуслары турында сөйләделәр.