Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Җиңү язы " -литературно-информациооный час

26 апрель көнне Кенәбаш авыл китапханәсе дә Бөтенрәсәй "Библионочь-2025" акциясенә кушылды. Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әлеге акциянең темасы "Свои герои" дип исемләнде.
Яшь китап укучылар өчен "Җиңү язы " дип исемләнгән әдәби-мәгълүмати чара үткәрелде .Яшләр күптән түгел генә дөнья күргән Балтач районының "Татарстан Республикасы тыл геройлары" китабы белән таныштылар.Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез искә алынды."Балтач-батырлар төбәге " дип исемләнгән альбомнан районыбызның Советлар Союзы геройлары турында мәгълүматларны укыдылар."Сугыш дәһшәтен китап сөйли" дип исемләнгән күргәмә белән таныштылар.