Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Батыр йөрәк шигърияте"-әдәби экскурс

Сугышның беренче көннәрендә үк, халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат итүче, туган ил өчен үзен аямый көрәшкән патриот- шагыйрь Фатих Кәримнең кабатланмас иҗатын укучыларга җиткерү максатыннан, китапханәдә "Батыр йөрәк шигърияте" дип исемләнгән батырлык дәресе уздырылды.Китап укучылар шагыйрь иҗатына багышланган ,,Син чын улы туган халкымның"дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр укылды,шигырьләр сөйләнде. Тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Корал белән генә түгел, каләм тотып көрәшкән шагыйрьнең шигырьләре сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр