“Полезные и не полезные напитки”- сәламәтлек сәгате
Сәламәт тормыш алып бару максатыннн энергетик эчемлекләргә каршы “Полезные и не полезные напитки” исеме астында сәламәтлек сәгате үсеп килүче яшь буын өчен уздырылды. Чара барышында һәркем үзенә энергетик эчемлекләр, аларның тәэсире, зыяны турында берникадәр мәгълүмат, киңәшләр ишетә алдылар. Әлеге мәгълүматны тулыландыру максатыннан “Пять самых вредных напитков”исеме астында видеоязма тәкъдим ителде.Чара ахырында укучыларга күзләрен бәйләгән рәвештә төрле эчемлекләр бирелде ә алар аны тәмнәре буенча танып, зыянлы һәм файдалы якларын сөйләп китәргә тиеш булдылар.