Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Пусть всегда будет мир!» - акция

«Пусть всегда будет мир!» исеме астында акция мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара тынычлык көне уңаеннан  уздырылды. Әлеге чараның максаты булып— җир шарындагы барлык балаларның, ата-аналарның йөзләреннән бәхетле елмаю китмәсен өчен кешеләрне тынычлыкка, югалтуларсыз, кайгы-хәсрәтсез, имин тормышка өндәү торды. Әлеге акция Чепья урта гомумбелем бирү мәктәбендә һәм «Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музеенда узды.