Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Киек каз юлларыннан” - әдәби кичә

“ Киек каз юлларыннан” исеме астында әдәби кичә китапханәнең өлкән буын укучылары белән уздырылды. Әдәби чара барышында язучының тормыш, иҗат юлы барланды. Тирән эчтәлекле, рухи ныклыкны чагылдырган шигырьләре укылды.  Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Кичәдә «Тормышны җиңгән шагыйрь»исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күргәзмәдә  авторның “Киек каз юлларыннан”, “Йөрәкләрдә кабат терелә”, “Язмышлар язылганда”, “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Чәчәкләр моңы”  һәм башка китаплары урын алды. “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исемле көндәлекләренә укучылар аеруча зур ихтибар бирделәр. Әлеге китап буенча үзләренең фикерләрен белдерделәр. Чарада 22 укучы катнашты