Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Россия златоглавая, Россия величавая”

 12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан китапханәбез аккаунтында “Россия златоглавая, Россия величавая” дип исемләнгән видеоролик ясалды.

Россия көнен, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый.

Әлеге видеоязманы карап, укучыларыбыз әнә шундый истәлекле вакыйгаларны искә төшерә алдылар.