Центральная библиотека

"Нурлы да син, моңлы да син гомер җәем"

Үзәк китапханәбездә 9 нчы апрельдән 14 нче апрельгэ кадәр "Нурлы да син, моңлы да син гомер җәем" диеп исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә якташ шагыйрьләребез иҗатына багышланган, Луиза Янсуар, Николай Александров, Мария Максимова, Павел Апушев, Камил Кәримов, Гөлфирә Һидиятова һәм башка язучыларнын китаплары, газеталары тәкъдим ителде. Күргәзмә "Кулларыңа каләм алсаң" шигърият клубы эше кысаларында оештырылды. Күргәзмәгә килүчеләр  якташларыбызның иҗаты, һәм шигьри җыентыклары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.Клубның җитәкчесе библиограф Надежда Павлова.