Центральная библиотека

" Үз җиремдә туган аһәң..."

9 нчы декабрь кенне Питрәч Үзәк китапханәсендә " Үз җиремдә туган аһәң..." дип исемләнгән җирле шагыйрьләребезнең шигырьләре тупланган китапны тәкдир итү кичәсе булып узды. Кичәбездә Питрәч төбәгендә яшәп иҗат итүче, "Кулларыңа каләм алсаң...." әдәби түгәрәге әгъзалары - автор шагыйрьләр катнашты. "Бу китап Питрәч тарихында җирле шагыйрьләрнең беренче күмәк җыентыгы. Ышанам, киләчәктә Питрәч шагыйрьләренең антологиясе дә дөнья күрер" - дип җыентыкка югары бәяне озак еллар "Вперед" ( "Алга") газетасында баш мөхәррир булып эшләгән, остаз, җирле шагыйрь Н.С.Александров бирде. Шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаштылар, бүген барыбызны да борчыган темалар - туган телне, әдәбиятыбызны,
мәдәниятебезне саклау буенча уй- фикерләре белән уртаклаштылар.. Бу онытылмас очрашу кичәсе күңелләрдә озак сакланыр, шагыйрьләребезгә яңадан-яңа әдәби әсәрләр тудырырга илһам бирер, дип ышанып калабыз