“Кулларыңа каләм алсаң”
Нинди матур минем туган авылым!
Җир шарында тиңнәр юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Челтерәп ага талгын чишмәләр.
19 нчы февраль көнне безнең Питрәч төбәгебез Үзәк китапханәдә – зур бәйрәм булып үтте “Кулларыңа каләм алсаң” иҗатка тартылучылар клубының утырышы белән берлектә җирле шагыйрәбез - Мария Максимованың “Могҗиза көтә күңел” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын тәкьдир итү кичәсе булып узды.
Кичәбез кунаклары булып җирле шагыйрь - шагыйрәләребез Мария Максимова, Николай Александров, Зөлфия Вазыйховна, Александр Скворцов катнашты. Шулай ук кичәбезгә Питрәч гомуми белем бирү икенче номерлы мәктәбеннән укытучылар-укучылар, китапханәбезгә даими йөрүче укучыларыбыз да килгән иде.
Кичә барышында якташыбыз - шагыйрә Мария Максимова үзенең шигырьләр җыентыгы белән таныштырып узды.Районыбызның сандугачы Россия күләмендәге һәм халыкара конкурслар лауреаты, Кирилл Спичков “Гармун алыйк әле дуслар ” җырын яңгыратты.
Шагыйрьләр булган җирдә шигырьсез була димени?! Шагыйрь җанын аңлыйм дисәң, аның шигырьләрен укы, диләр бит.Шагыйрәләребез үзләренең иҗади юлларын, беренче энҗе бөртекләрен ничек дөньяга килүен сөйләп үттеләр. Чыннан да, аларның шигырьләрен үз авызларыннан ишетү, алар белән якыннан аралашу тамашачыны битараф калдырмады. Якташларыбызның мондый хисле булуы авылының гүзәл табигате, челтерәп аккан, салкын сулы чишмәләре, каен урманнары, умарталы алма бакчалары тәэсиредер, мөгаен.
2020 нче ел- бәйрәм һәм истәлекле көннәргә бай ел.
- Быел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы дип игълан ителде.
- Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан 2020 ел — Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде.
- һәм быел төбәгебез - Питрәч районы оешуга 90 ел тула.
Җирле шагыйрь- шагыйрәләребез әлеге истәлекле көннәрне читләтеп үтмичә, Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләрен кичәдә яңгыраттылар.Мария Максимова үзенең якташы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка 120 ел тууына багышланган шигырен укып үтте.
Укучылар шагыйрәләребезгә үзләренең сорауларын яудырдылар.
Бу очрашу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм диясе килә, китап - бакча, ә андагы язучылар – шул бакчаның гөлләре.
Кичә ахырында Шагыйрәләребезгә китапханә мөдире Земфира Расил кызы Әхмәтшина иҗади уңышлар теләп, рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Рәхмәт сезгә, мәңге шулай
Тыйнак гүзәл булып калыгыз
Югалтмыйча күңел энҗеләрен
Киләчәккә алып барыгыз - дигән шигьри юллар аша шундый теләктә саубуллаштык.