“Яраларың белән яратырмын”
6 нчы декабрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре яраткан язучыбыз Зифа Кадырованың “Яраларың белән яратырмын” китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрделәр.
Зифа Кадырованың иҗаты татар телен өйрәнергә, аӊа карата кызыксыну уятучы чара дип уйлыйбыз. Һәр кемгә мәгълүм: язучының иҗаты татар теленә, ислам диненә хөрмәтне арттыра, мили үзаң формалаштырырга ярдәм итә. Бер генә әсәрен укыган кеше килешмичә булдыра алмас: ул – нечкә күңелле, гади, тормыш турында иҗат итүче язучы. Аның иҗаты да гади телдә, аңлашырлык итеп, чын йөрәктән язылуы белән башка язучылардан аерылып тора. Аныӊ әсәрләре үзәкләргә үтеп керердәй, уйланырлык итеп язылганын, тәрбиягә, татар теленә һәм ислам диненә зур басым ясалганын истә тотып, әдибәнеӊ «Яраларың белән яратырмын» повестенә тукталып үтәргә булдык.
Роман үзәгендә - үткән гасырның 70-80нче елларында яшәүче Яр Чаллы кешеләре. Китапта буяучы кыз Асия турында сөйләнә. Ул бәхетле гаиләдә яши, улы һәм кызы бар.
Чара барышында китап сөюче дусларыбыз укыган әсәр буенча узләренең уй-фикерләрен уртаклаштылар. Әдибәнең “Сагынырсың мин булмам”, Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан”, “Синсез килгән язлар”дип исемләнгән әсәрләрен дә искә төшереп киттеләр, шушы китаплары буенча буктрейлер карап үттеләр.
Зифа Кадырова алты китап авторы, аның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык.
“Язмыш сынавы”, “Сагынырсың мин булмам”, “Синсез килгән язлар” повестьлары буенча сәхнәләштерелгән һәм Чаллы, Әлмәт татар дәүләт драма театрлары тарафыннан куелган спектакльләр дә халык күңелен яулады, шул уңайдан файдаланып чарага килгән китап укучыларыбызга Чаллы дәүләт драма театры башкаруында язучының “Язмыш сынавы” әсәреннән өзек күрсәтелде.
Соңгы вакытта хатын-кыз образын тудыручы язучылар юк иде, аның әсәрләре бу бушлыкны да тутыра. Хатын – кыз илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Сөмбел, Фатыйма, Әлфия, Асия кебек нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк, язучының әсәрләре безне шуңа өнди. Киләчәктә Зифа Кадырова укучыларга менә шундый мавыгып укыла торган гыйбрәт һәм сабак алырлык китапларын алга таба да бүләк итәр дигән теләктә калды укучыларыбыз.