Центральная библиотека

Кулда каләм, күңелдә – гамь, җанда иҗат ялкыны”

Адаштырмас маягыбыз – мирас,
Юлда юлдаш туган телебез.
Туган телне, җирне сөйсәк кенә,
Якты булыр безнең көнебез.

Һәрбер әдип үз заманының бер баласы, җәмгыять кыйпылчыгы. Шуңа күрә аның күп кенә язганнары, уйлану- борчылулары, беренче чиратта , үз заманына, үзе яшәгән вакытка барып тоташа.
15 нче октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Питрәч гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, «Кулда каләм, күңелдә – гамь, җанда иҗат ялкыны” дип исемләнгән күренекле Татарстанның язучы - драматурглары белән очрашу - кичә үткәрделәр.

Кичәбез кунаклары - табигатьләре белән тыйнак, гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче язучыларыбыз:
- Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург , прозаик, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данил Хәбибрахман улы Салихов.
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, драматург, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, прозаик, Фатих Хөсни, Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев. Кичә Татар халык фольклор«Җәүhәр» ансамбле дәвамчылары “Җәүһәрчекләр” ансамбле башкаруында “Питрәч каласы”, “Зиләйлүк” җыры белән башланып китте

Кичә барышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов укучыларга, иҗат юлы, балачак хәтирәләре турында, язучылар берлегенең күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләп үтте.
Шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрь, драматург, Ләбиб Лерон укучыларга балачак хәтирәләре, мәктәп еллары турында сөйләп үтте.

Татар теле, әдәбият укытучысы , “Тамчы” халык театры түгәрәге җитәкчесе Гәлаветдинова Елена Николай кызы язучыларыбызга үзенең теләкләрен юллады. Язучыларыбызга киләчәктә дә балалар өчен кызыклы әкиятләр, әсәрләр иҗат итүләрен теләп калды.
Кичә барышында икенче гомуми белем бирү мәктәбендә күп еллар “Тамчы” халык театры түгәрәгенә йөрүче балалар катнашында Ләбиб Леронның “Аңгыра сарык җүләре”, Рәдиф Сәгьдинең “Соңгы шүрәле” әкиятләреннән видеоролик күрсәтелде.
Күренекле татар язучысы драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев үзенең драма әсәрләре ничек язылуы, драма үзе бер аерым четерекле фән икәнен сөйләп үтте, балачакта язган шигырьләрен укучыларга бүләк итте.

Кичәгә укучылар, китап сөюче дусларыбыз, язучыларның шигырьләрен әзерләп килгәннәр иде.
Кичәдә, шушы мәктәптә күп еллар эшләп килүче тәрбия эше буенча директоры урынбасары Лилия Хәмит кызы Гатиатуллина хөрмәтле якташыбыз язучы-сатирик Камил Әдһәм улы Кәримов сүзләренә иҗат ителгән “Шәлегә бер кил әле” җырын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды.
Кичәдә катнашучы укучылар, китапханәчеләр, балалар , язучыларыбызга кызыксындырган сорауларын бирделәр .
Әлеге очрашу- кичә мәгьнәле , тирән фикерләргә бик бай һәм киң кырлы булды.
Кичә ахырында Питрәч икенче гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәбир Зәхретдин улы Сайфутдинов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фирдинант улы Фазылҗанов язучыларыбызга иҗади уңышлар теләп, бу очрашу кабат кабатланыр дигән теләктә калдылар.
Очрашу – кичә бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел”җыры белән тәмамланды.