Центральная библиотека

«Китаплар патшалыгы - Татарстан китап нәшрияты»

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. (Г.Тукай) 


Быел данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан бүген 14 нче июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ленино – Кокушкино авылы китапханәсе мөдире белән берлектә, Яшьләр үзәгендә «Китаплар патшалыгы- Татарстан китап нәшрияты» дип исемләнгән очрашу – кичә үткәрделәр.

Кичәбез кунаклары - табигатьләре белән тыйнак, гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче язучыларыбыз - якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Әдһәм улы Кәримов.
Татар шагыйре , журналист , галим, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех.
Татар шагыйре, язучы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Ринат Мәннан.

Кичә Татар халык фольклор «Җәүhәр» ансамбле башкаруында «Исәнләшү», «Питрәч таласы» җыры белән башланып китте.

Кичә барышында якташыбыз Камил Кәримов укучыларга, иҗат юлы, балачак хәтирәләре турында сөйәп үтте.

Шулайк ук, татар шагыйре Ленар Шәех Татарстан китап нәшрияты 2018 нче елда әсәрләрне аудио- китаплар форматында эшли башлавын, татар китапларын онлайн тәкъдим итүе турында сөйләп үтте.

Кичәгә нәни китап сөюче дусларыбыз, язучыларның шигырьләрен әзерләп килгәннәр иде.
Балалар өчен бик актив иҗат итүче Татар шагыйре Ринат Мәннан укучыларыбызга берничә шигырен бүләк итте.

Кичәдә катнашучы укучылар, китапханәчеләр, балалар , язучыларыбызга кызыксындырган сорауларын бирделәр .
Очрашу кичәсе сизелми дә үтеп китте, ул якты хис- кичерешләргә бай булды.

Кичә ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фирдинант улы Фазылҗанов, Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры урынбасары Сиринә Минвәли кызы Кабирова, Яшьләр үзәге директоры Ольга Макарова язучыларыбызга иҗади уңышлар теләп, бу очрашу кабат кабатланыр дигән теләктә калдылар.