Центральная библиотека

“Кулларыңа каләм алсаң”

Келәм чигәм нәфис җепләр белән,
Чигәм аны чагу төсләрдән.
Энәм узган урау юлларыма
Күңелем бизәкләре өстәлгән.

2 нче апрель көнне безнең Питрәч төбәге Үзәк китапханәсендә – зур бәйрәм булып узды, “Кулларыңа каләм алсаң” клубы түгәрәгенә йөреп иҗат итүче һәм каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләре тупланган “Яшьләр авазы” – “Живое слово молодых ” жыентыгының 2 нче санын тәкьдир итү кичәсе булып үтте.
Кичәбез кунаклары – туган якның гүзәллеген,сихри көчен, язмыш сынауларын, горурлану,соклану хисен шигъри юлларына салган шагыйрәләребез –Людмила Козлова, Ангелина Блинова, Ангелина Козлова, , Эльвира Галаветдинова, Гөлназ Хасанова, Лиана Дорминдотова, Лариса Долгова, Питрәч гомуми белем бирү беренче һәм икенче мәктәпләре укучылары, укытучылары катнашты.

Укучылар кичә барышында шагыйрәләребезнең шигырьләрен укып уздылар, кичәдә яшь шагыйрәбез Людмила Козлова үзенең моңлы, матур тавышы белән жыр бүләк итте. Шагыйрәләребез үзләренең иҗади юлларын, беренче иҗат җимешләре ничек дөньяга килүен сөйләп үттеләр.
Укучылар шагыйрәләребезгә үзләренең сорауларын да хәзерләп килгәннәр.
Бу очрашу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм диясе килә, Китап - бакча, ә андагы язучылар – шул бакчаның гөлләре.
Шагыйрәләребезнең ижатында туган жиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, гомумән кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән. Шагыйрь үз шигырен язганда тойган ләззәтен укучыларга яки тынлаучыларга житкерә алса гына бәхетле.
Язучының каләме кәгазь өстеннән йөгерә. Чөнки аның кешеләргә ул гына әйтә алган кадерле сүзләре бар. Коры фикерләр белән генә түгел, шулар янына хис, тойгы да өстәп эшли ул моны. Менә ни өчен аның сүзе бик күпкә үтемлерәк була. Язучы каләме бары тик игелекле фикерләр, тойгылар гына белдерсә, бүгенгебез, киләчәгебез имин, матур булыр.
Җирле шагыйрәләребез белән очрашу сизелми дә үтеп китте, ул якты хис- кичерешләргә бай булды.
Кичә ахырында Шагыйрәләребезгә китапханә Директоры Ахметшина З.Р. иҗади уңышлар теләп , рәхмәт йөзеннән истәлек итеп “Яшьләр авазы” җыентыгын бүләк итте.

Рәхмәт сезгә, мәңге шулай
Тыйнак гүзәл булып калыгыз,
Югалтмыйча күңел энҗеләрен
Киләчәккә алып барыгыз.