"Нәрсә ул - коррупция"
30 апрель конне, 6-8 нче сыйныфта укучы егетләр белән "Нәрсә ул- коррупция" дигән темага дәрес уздырдык. Без монда "коррупция" сүзенең нәрсә аңлатканын, каян килеп чыкканын һәм ул безнең тормышыбыздан кайчан булса да юкка чыгармы? - дигән сорауларга җавап табарга тырыштык. Дәрес ахырында егетләр "Корруцпияне ничек җиңәргә була?- дигән сорауга "Беренче чиратта үзебездән башларга кирәк!" дип жавап бирделәр.