Кряш-Сердинская сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217911-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422779, РТ, Пестречинский р-н, с.Кряш-Серда, ул.Татарстана, 6а

Николай Сергеевич Александров

1нче апрельдә Керәшен Сәрдәсе авылы китапханәсе якташыбыз, җирле шагыйрь Николай Сергеевич Александровның "Һәр мизгелнең үз яме бар" дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе уздырды.
Иҗади очрашуга шагыйрьнең авылдашлары, иҗатташ дуслары, элеккеге хезмәттәшләре, китапханәчеләр һәм шигърият дөньясын яратучылар җыелган иде.
Кичә Николай Сергеевичның балачак елларына багышланган авылның үзешчән артистлары, "Чулпы" ансамбле хәзерләгән сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында әңгәмә авылдашларының истәлекләре, иҗатташ дусларының чыгышлары, авторның шигырьләрен башкару, җырлар белән үрелеп барды. Җирле үзешчән композиторыбыз Марсель Миңнуллин Н.Александров шигырьләренә язылган җырларын бүләк итте 
3 сәгатькә якын барган кичә бер мизгелдә үтеп китте, тамашачылар шигърият дөньясына сәяхәт кылып, үзләренең рухи дөньясын баетты