Больше-Якинская сельская библиотека - филиал № 21

“Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән танып белү дәресе

Олы Яке авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән танып белү дәресе узды. Биредә татар халык бизәкләре турында китаплар, рәсемнәр, чигелгән кулъяулыклар, сөлгеләр, мендәр япмалары,өстәл җәймәләре урын алды. Кургәзмә татар халкының кул эшләрен хәтердә яңарту, онытыла барган гореф-гадәтләрне саклап калу, балаларның халкыбыз хәзинәләре турында белемен арттыру максатыннан оештырылды.Бүген бездә кунакта - Олы Яке авылы мәктәбе укучылары булды, аларга чигүле бизәкләр турында Исмагилова Фәния апа сөйләде.