"Туган ягым Татарстан"

9 октябрь көнне Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Туган ягым - Татарстан» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр.

Чара программасына укучыларны туган як мәдәнияте һәм традицияләре белән мавыктыргыч станцияләр аша таныштыру каралган иде:

- "Татарстан Флагы"станциясе. Татарстан флагындагы төсләр һәм алар нәрсәне аңлата?

- «Милли бәйрәмнәр» станциясе. Татар халкы нинди бәйрәмнәрне ярата һәм бәйрәм итә?

- «Милли костюм» станциясе. Татар милли костюмнары һәм аларның элементлары.

 - «Татар милли ашлар» станциясе. Милли ризыклар турында сөйләшү.

- «Авторын бел» станциясе. Укучылар әсәрләрне укыгач,  авторны атыйлар. Сорауларга дөрес җаваплар биреп, биремнәрне үтәп, катнашучылар станция ахырына кадәр барып җиттеләр.