"Талантлы буынның бер вәкиле"
17 гыйнвар көнне Иске Карабаян авыл китапханәсендә татар язучысы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауриаты Аяз Мирсаид улы Гыйләҗевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Талантлы буынның бер вәкиле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Аяз Гыйләҗев-ХХ-ХХІ гасыр чигендә татар мәдәниятенең иң талантлы һәм үзенчәлекле вәкилләренең берсе. Иҗади эшчәнлек елларында ул бай әдәби мирас булдыра, татар халкының рухи культурасына зур өлеш кертә. Ул 30га якын драматик әсәре авторы,. 50гә якын китабы татар, рус һәм башка телләрдә басылып чыккан, Татарстанның, Россиянең һәм аннан читтә , күп кенә театрларында 40тан артык пьеса куелган.