Старокарабаянская сельская библиотека - филиал № 15

Мөсәгыйть Хабибуллиның тууына 95 ел

24 декабрь көнне Иске Карабаян авылы китапханә ендә Мөсәгыйть Хабибуллинның тууына 95 ел уңаеннан аның иҗатына багышланган әдәби сәгать булып үтте. Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» исемле тарихи романнар иҗат итә.

1996 елда татар халкының күпгасырлык тарихи-мәдәни мирасын тергезү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Кол Гали исемендәге халыкара премия бирелә. 2003 елда Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан» романы өчен Тукай премиясенә лаек була.

1978 елда Татар АССР атказанган мәдәният хезмәткәре исемен ала, 1987 елда РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре дип игълан ителә. 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.