"Кышкы илһам" Мастер класс
14 декабрьдә Иске Карабан авылы китапханәчесе мастер-класс үткәрде, анда балалар өчен уен программасы, конкурслар һәм викториналар оештырылды. Китапханәче балалар белән бергә яңа ел тематикасы белән бәйле әкиятләр сөйләде. Кыш-елның матур, тылсымлы вакыты, иң искиткеч бәйрәмнәр: Яңа ел, Раштуа. Һәр кешенең балачак хатирәләре елның бу вакыты белән һичшиксез бәйле: кар уеннары, таудан шуу, Кыш Бабай бүләкләре. Шагыйрьләр кыш турында бик күп матур шигырьләр язганнар, ә композиторлар аларга музыка язганнар, рәссамнар картиналар ясаганнар.