"Россия флагы – безнең горурлыгыбыз"
Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме,бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне Иске Җөри авылы модель китапханәчесе Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе белән берлектә "Россия флагы – безнең горурлыгыбыз" дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар Россия дәүләт символларының тарихы, флагның һәр төсенең һәм аның һәр гражданин тормышындагы әһәмияте турында белделәр. Балаларга Россия дәүләте символларының берсе буларак флагның барлыкка килү һәм раслану тарихы сөйләнде. Алар һәр илдә символларның өчберлеге: герб, флаг, гимн булуын белделәр